Авылда Гаффә карчыкның яшь чагын бик аз кеше хәтерлидер. Күпләргә ул гел шулай ак чәчле, кулына шомарган таяк тотып йөрүче бөкрерәк бер карчык булгандыр төсле тоела. Аңа ничә яшь икәнен дә тәгаен белүче юктыр, мөгаен. Хәер, моның белән кем генә кызыксыныр икән. Кешедә бит, мәсәлән, йорт төзегәндә йомычка кайгысы түгел, аның өйне тизрәк салып бетерәсе, кереп утырасы килә. Ә авыл хәзер даими төзи, нәрсәнедер гел яңартып, тазартып тора, каядыр ашкына, кабалана... Гаффә карчык исә күптән инде авыл өчен төзелештәге йомычка кебегрәк бернәрсәгә әверелде.
Элегрәк Гаффә карчык авылга кайта-китә йөри иде. Кайдадыр Ташкент якларында кияүдә аның бердәнбер кызы бар, диләр, — шуның янына чыгып китеп, бер ярты елга күздән югалып торгалый иде ул. Хәзер хәл үзгәрде. Менә ике еллап инде гел авылда тора карчык. Әллә киявенә сыймаган, әллә инде соңгы баруында кызы ачык чырай күрсәтмәгән, бәлки, ерак юлга чыгып китәргә хәленнән килмидер, — белмәссең. Кыскасы, шул кайтудан карчыкның авылдан чыгып йөргәне юк. Хәзер гомерен такта түбәсе яшел гөмбә белән капланган кечкенә өендә уздыра. Өй инде, аскы ниргәләре череп, бер якка янтая да башлаган, болдыр такталарының да бер-икесе юк, — алар урынына кирпеч куелган. Кайчандыр ярыйсы гына булган сарай түбәсендә дә алабута үсеп утыра. Калтырап торган капканы этеп җибәрсәң, ишегалдына күптән инде ир-ат басмавын, йортның таралып, ташландык хәлдә ятуын, бөтен җирне кычыткан каплап китүен күрәсең.
Карчыкның тормышы авыл халкы өчен сер дисәң дә арттыру булмас. Ничек яши ул, ни хисабына яши — берәү дә рәтләп белми. Кызыксына калсалар, бәлки, алай сер дә булмас иде. Юк шул, үз мәшәкатьләре күп, вакытлары юк авылдашларының, — тормыш артыннан куалар. Ярыша-ярыша кара-каршы йортлар салалар, машина алалар, гаражлар төзиләр. Санап кына бетерерлекме соң хәзер авыл кешесенең мәшәкатен. Бер-бер артлы балалары үсә тора, барысын да укытасы, вакытында урнаштырасы, тормышлы итәсе бар. Бер-береннән уздырырга теләп туйлар үткәрү дә күпме көч, вакыт, сума сорый. Шуның өстенә үсә торган ул балалар затлыдан-затлы кием, мотоцикл, магнитофон, алтын-көмеш әйберләр дә таләп итеп кенә торалар. Алмасаң да яхшы түгел, иптәшләре арасында кимсенмәсен, күңеле кителмәсен, нәүмиз булып йөрмәсен дисең. Синеке генә сорамый, тәртибе шул...
Билгеле инде, боларның барысына да акча, акча кирәк. Ә акчаны тик утырганга гына бирмиләр. Аны табу өчен көн-төн йөгерергә, алны-ялны белмичә бөтерелергә, каядыр барырга, кемнәрнедер күрергә, икешәр сыер, тана, бозау асрарга, унбиш-егерме сарык, мамык кәҗәләре, кролик тотарга кирәк. Шулай булгач, кайда инде ул ялгыз карчык турында уйлау. Аның бит мөһимрәк, ашыгычрак, бүген өлгермәсәң яна торган эшләре дә санап бетергесез, көн туды исә чыга да тора...
Мәшәкатькә чумган авылдашларының вакыты ничек кенә тар булмасын, елына ике тапкыр Гаффә карчык йортында да чит тавышлар ишетелеп ала. Беренчесе — май урталарында — бәрәңге утырткан чакта. Ялтырап торган калай түбәле йортларда яшәүче ике як күршесе үз бакчаларын сукалаганда карчыкныкын да әйләндереп ташлыйлар, күмәкләшеп бәрәңгесен дә утыртып бирәләр. Билгеле, ярты бакчалык кына. Калган өлешеннән үзләре файдалана. Гаффә карчык шунысына да сөенеп бетә алмый, аңарга күпме кирәк соң? Рәхәтен күрсеннәр, карга канатыдай чем-кара җир кысыр килеш ятмас бит инде.
Көз җиткәч тә шулай бер талпынып алалар. Үз бәрәңгеләрен алганда карчыкныкын да актарып ташлыйлар, хәтта кертеп тә бирәләр. Шуннан соң Гаффә карчык йортында тынлык урнаша. Яңгырлар башлана, салкыннар килә, җил- бураннар уйный. Шул авазларны тыңлый-тынлый, табигатьнең газиз баласы Гаффә карчык та тереклек итә. Күрше-күлән аның исән икәнлеген морҗасыннан чыккан зәгыйфь төтеннән белеп тора. Берәрсе чолан тәрәзәсеннән карчыкның кар басып китә язган өенә күз салып: «И бичара, исән икән әле, җанын ничек саклый диген», — дип уфтанып куя, аннан кабат бетмәс-төкәнмәс эшләренә тотына.
Кайчакта Гаффә карчыкның колагына ниндидер тук тавышлар, җыр, музыка, көлү авазлары ишетелә. Иртәгесен аның янына, тастымал белән капланган тәлинкә тотып, күрше хатыны килеп керә, кунаклардан арткан бәлеш кисәкләрен өстәлгә куя да карчыкның тормышына хәйран калып бераз утыргач чыгып китә. Күршесен озаткач, Гаффә карчык, рәхмәтләр укый-укый, каткан бәлеш төпләрен чәендә җебетә, тансык, онытылып беткән ризыклар белән тамагын туйдыра. Ләкин мондый көннәр ел әйләнәсендә ике-өчтән артмый.
Авылның башка хатыннары да әллә нигә бер карчык янына сугылып чыккалыйлар. Ирләреннән калышмаска тырышып тормыш куучы ул хатыннар, бу ашкыну, барысына да өлгерергә, җитешергә тырышулар берәр фаҗига-мазар китереп чыгара күрмәсен тагын дип, садака итеп карчыкка аз-маз чәй-шикәр, берәр сабын яисә арзанлы яулык китергәлиләр. Шулай итеп, эчләрен тырнаган шик-шөбһәләрдән арынырга тырышалар, кайдалыгы билгеле булмаган илаһи көчләрдән мәрхәмәтлелек, гөнаһларын ярлыкау өмет итәләр. Ләкин ул хатыннар да карчык янына онытылганда бер — үзләренә кирәктә генә керә. Шулай да андый көннәр, ялан кыр уртасында утырган ялгыз агач кебек, карчыкның хәтерендә уелып кала, ул аларга кабат-кабат әйләнеп кайта, кеше тавышы ишеткән көнне озак вакыт күңелендә саклый.
Атналар, айлар үтә, суыгы сөякләргә генә түгел, җанга хәтле үтеп кергән кыш, ниһаять, язга авыша. Түбә кырыйларында боз сөңгеләре күренә, тып-тып тамчы тама, яз килүгә сөенешеп, койма башларында чыпчыклар чыркылдаша. Яз сулышы сизелү белән, гомеренең чутын югалткан Гаффә карчык күңелендә дә ниндидер үзгәреш булгандай тоела. Ул тәрәзә янына ешрак килә, җемелдәгән карларга яшьләнгән күзләре белән озак итеп карап тора. Җылыга тилмергән бу дөньяга тиздән кояшлы көннәр киләчәген уйлый карчык, ул көннәр, бәлки, аның да җанын җылытыр, күңеленә якын авазлар ишетелер, бала-чаганың риясыз йөзен күрер.
Җәйгә чыккач, карчыкның тормышында бер кечкенә вакыйга да булып алды. Каршы йорттан аңа дүрт яшьләрендәге бер сабый кереп йөри башлады. Гаффә карчык аны аркасыннан сөеп кенә тора, садакага килгән әйберләрен саклап тотып, малайны сыйлый, сөтле чәй эчерә һәм аның белән күңеле булганчы сөйләшә иде. Бала аңа тиз ияләште, урамга чыкты исә, карчыкның капкасын төртеп ачып, шундук кереп тә җитә. Әмма бу куаныч та озакка бармады. Беркөнне малайның анасы килеп керде дә баланы җилтерәтеп алып чыгып та китте. Шуннан бирле сабыйның күренгәне юк.
Бу хәлдән соң бер-ике атна үткәч, күрше кызыннан хат яздырып, аны почтага илтергә барган иде карчык. Бик мөһим, кадерле хат иде шул. Зур өметләр баглап яздырды аны Гаффә карчык, шуңа күрә почта әрҗәсенә үз кулы белән саласы килде. Гөнаһ шомлыгына күрә, йорт ишегенә йозак элеп киткән иде. Кайдадыр юлда ачкычын төшереп калдырган. Кайткач ишеген ача алмады. Тагын мәшәкать ясыйм дип, күршеләргә әйтергә дә яхшысынмады. Ярый әле янтайган якның тәрәзәсе ябылып бетми, өйгә шуннан керде. Шул көннән, аяк астына иске әрҗә куеп, тәрәзәдән йөри башлады. Күп тә үтми, Гаффә карчыкның мүкәләп тәрәзәдән кереп баруын чолан тәрәзәсеннән күрше хатыны күреп алды, гадәттәгечә уфтанып: «И Ходаем, дөньялыгы бер дә калмаган, инде тәрәзәдән йөри башлаган», — дип куйды. Өйгә кергәч, бу турыда ашап утырган иренә дә әйтте. Анысы, тәлинкәдән башын күтәреп:
— Ничек эләгеп тора диген... Өзелсә, ичмасам, малайны башка чыгарырга урын булыр иде... Мин хуҗа белән сөйләштем, — дип җавап бирде.
Беркөнне көтү каршыларга дип капка төбенә чыгып баскан хатыннар Гаффә карчыкның кычытканга күмелеп утырган өеннән төтен чыгуын күреп алдылар. Шундук шау-шу купты: «Янгын! Янгын! Гаффоттәй яна!» — дип, карчыкның өенә таба йөгерделәр. Тавышка ирләр дә килеп җитте. Өй тулы төтен, ә ишектә йозак.
— Үзе кая соң, үзе? — дип кычкырды кемдер.
— Эчтәдер, тәрәзәдән йөри ул, — дигән җавап ишетелде.
Сүз озайтып тормыйча, кемдер тәрәзәдән эчкә ташланды. Икенче берәү ишеккә китереп типте, атылып киткән йозак артыннан үзе дә төтен эченә кереп югалды. Эчтән ниндидер ыгы-зыгы, ауган әйбер тавышлары ишетелде. Аннан, ютәлли-ютәлли, керүчеләр кире атылып чыктылар.
— Юк ул анда, — диде беренчесе һәм кабат буылып ютәлләргә кереште.
Карават асларына хәтле карадым, беркая юк, — диде икенчесе.
- Шунда инде, шунда, кая булсын! — диде кемдер.
Ул арада хатын-кызлар су ташырга тотындылар. Ирләр исә умырып ташланган тәрәзәләр аша килгән бер чиләкне өй эченә тондыра торалар, кайберсе кереп үк сибә. Эчтән бөркелеп-бөркелеп әче төтен чыга, пар күтәрелә, тик ялкын инде күренми, чөнки ут карчыкның бары иске-москысына капкан, стеналарга үрләргә өлгермәгән иде. Кинәт өй эченнән:
— Монда! Монда ул! — дип кычкырдылар.
Берничә ир тагын өй эченә кереп китте. Күз ачып йомганчы карчыкны күтәреп тә чыктылар. Тереме, үлеме — беркем белми. Койма буена куймакчылар иде, кемдер каршы килде:
— Юк-юк, әнә бакчага кертеп салыгыз, һавада ятсын, — диде.
Карчыкны бакчага керттеләр, астына юрганын җәеп, әрекмәннәр арасына салдылар. Кайберәүләр әле һаман пыскып яткан әйберләр өстенә су коя, җиренә җиткереп сүндерә иде.
Бераздан бу эш тә тәмамланды, тик берәүнең дә тараласы килми, сүндергәндә булган кызык мизгелләрне искә төшереп, көлешә-көлешә сөйләшеп торалар.
Ирләрдән берсе:
— Ыңгырашкан тавышка борылып карасам, ята мич башында, мин сиңа әйтим... — дип, карчыкны ничек табып алуы турында сөйли.
Икенчесе:
- Бирсә дә бирер икән Ходай гомерне, билләһи... Ярый әле көне җилле түгел, бөтен авылың белән янып бетәрсең, җүләр, — дип башын чайкап куя.
Өченчесе аның сүзен җөпли:
— Әйе... Йортлар кысан урнашкан, бер дөрләп китсә, Алла сакласын... — ди.
Ул арада, сумкасын асып, фельдшер кыз да йөгереп килеп җитә. Аны бакчага алып керәләр. Кыз, карчык янына тезләнеп, күкрәген тыңларга тотына. Аннан, башын чак кагып:
— Йөрәге тибә. Срочно больницага илтергә кирәк. Кем илтә? — ди, башын күтәреп, өмет белән җыелган халыкка карый.
Берәү дә дәшми. Шунда кыз карчыкның күршесе Гыйниятне күреп ала.
— Гыйният абый, сезнең машина бар түгелме соң, илтеп куйыйк, — дип үтенә.
Гыйният бер урында таптанып ала.
— Худта түгел шул, аккумуляторларын сүтеп куйган идем, — ди, карашын читкә ала.
Аның иртәнге поезддан офицер кияве белән кызын каршылыйсы бар, шуңа күрә бүген машинасын карап, утыргычларга җәелгән паласларны кагып куйган иде. Янгыннан калган карчыкны машинаның чиста салонына кертәсе килми.
— Алайса табып китерегез берәр нәрсә, болай ятмас бит инде! — дип, тавышын күтәрә төшеп әйтеп сала кыз, аннан кырысланып калган йөз белән бер ноктага төбәлеп тора.
Арадан бер егет ашыгып чыгып китә. Авыр тынлык урнаша. Җыелган халык карчыкның тузгыган чәчләренә, йомылган күзенә, көл төсле йөзенә төбәлеп басып тора. Барысының да моннан тизрәк китәсе, бу уңайсызлыктан котыласы килә. Шул вакыт кайтып килүче көтү тавышы ишетелеп куя. Команда ишетелгәндәй, халык таралыша башлый. Кыз кабат карчыкның сөякчел кулына үрелә, пульсын тикшереп карый.
— Әйдәгез, капка төбенә алып чыгыйк, — ди ул һәм аягына торып баса.
Ирләр карчыкны саклык белән генә күтәреп алалар, капка төбенә алып чыгалар. Җиргә куйганда, тере әле мин дигәндәй, карчык ыңгырашып куя. Бу барысын да сискәндереп җибәрә.
Күп тә үтми, яннарына арбалы трактор килеп туктый. Арбадан баягы егет сикереп төшә.
— Башка нәрсә тапмадым. Әнә арба төбенә үлән җәйдек, — ди һәм бортларны ачарга керешә.
Карчыкны яшел үлән өстенә менгереп салалар. Фельдшер кыз, ярдәмгә ике егет арбага менеп утыралар, трактор кузгалып китә.
Халык җиңел сулап куя. Трактор күздән югалгач, йортка тагын бер борылып карыйлар да өйләренә таралалар. Анда аларны моның ише нәрсәләрне тиз оныттыра торган таза тормыш, кайнар аш, телевизор, йомшак урын көтә.
Гаффә карчык иртән кояш чыкканчыга хәтле аңына килә алмады. Шул килеш өзелеп тә китте. Өзелгәндә йөзе тыныч, анда хискә охшаган бер нәрсә дә күренмәде. Тик иң соңгы мизгелдә генә, нәрсәдер әйтәсе килгәндәй, маңгаенда бер җыерчык артты, аннан соң, «Әй, кемгә кирәк...» дигәндәй, шундук юкка да чыкты. Моны карчыкның яныннан китми төн уздырган фельдшер кыз гына күреп калды.
Ул иртәне кояш сүлпән күтәрелде, нәрсәдәндер күңеле бизгәндәй, байтак вакыт болыт арасыннан читен генә күрсәтеп торды, гүя җәйрәп яткан авыл өстенә күз ташлап: «Эх, адәмнәр! Бер-береңнең кадерен дә белмәгәч, нинди максатлар өчен тырмашасыз?» — дип, шелтә белән сорый кебек иде.