СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Кабарда халык әкияте "Акыллы кыз"

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бик усал патша. Бөтен хезмәтчеләре аннан дер калтырап, куркып яшәгәннәр, ди.
Шулай беркөнне сыңар киек тә ата алмыйча, аудан кәефе кырылып кайткан падишаһның. Халык, гадәттәгечә, моны каршы алырга чыккан. Иң алда торган агайга бер сәбәпсез каныккан да бөтен ачуын нигәдер шуннан алмакчы булган падишаһ.
— Сугым пычагыңны яхшылап кайра да иртәгә менә бу зур ташның тиресен туна! — дип җикергән ул агайга.
Нишләсен хезмәтче, башын түбән игән дә өенә кайтып киткән. Өйдә аны бердәнбер кызы каршы алган. Үзе чибәр, үзе гаҗәеп акыллы икән бу кыз.
— Башыңа нинди кайгы төште, әтием? — дигән ул, нидер сизенеп.
Агай усал патшаның аңа нинди эш кушканын сөйләп биргән.
— Кайгырма, әти. Ят та йокла, берәр нәрсә уйлап табар быз, — дигән аңа кызы.
Агай төн ката йокламый чыккан. Таң атканда кызы аның янына килгән дә мондый киңәш биргән...
— Әтием, син хәзер падишаһ янына бар да: «Мин синең әмереңне үтәргә әзер. Әмма бездә тере малның тиресен тунамыйлар. Башта миңа ул ташны чалып бир, ә аннары мин аның тиресен тунармын»,— дигән.
Агай патша сараена килсә, анда, тамаша карарга дип, ха лык җыелган икән.
— Акыллыларның да иң акыллысы булган патша галиҗәнаплары! — дип сүз башлаган агай. — Мин синең әмереңне үтәргә әзер. Әмма бездә тере малның тиресен тунамыйлар бит. Син башта бу ташны чалып бир, аннары мин аның тиресен тунармын.
Агайның акыллы җавабы падишаһның күңеленә хуш килгән. Ул, усаллыгын онытып, ирексездән көлеп җибәргән.
— Кем шундый акыллы киңәш бирде сиңа? — дип сора ган ул.
— Кызым, — дигән аңа агай.
Падишаһ кызны сарайга китерергә кушкан. Ә инде каршысына гүзәл кыз килеп баскач, аның күңелендәге усаллык бөтенләй эреп юкка чыккан. Падишаһ кызга өйләнеп, өч көн туй ясаган. Һәм шул заманнан бирле башка беркемгә дә яманлык кылмаган, ди.