СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рөстәм Галиуллин “Гипнозчы малай”

Ринат быел җиденче сыйныфны тәмамлады. Җәйге каникулда аларга Казаннан Марсель исемле малай кунакка кайтты. Ул Ринатка үзе турында ниләр генә сөйләмәде: ничек итеп шундый зур шәһәрнең бер башыннан икенче очына ялгызы трамвайга утырып йөреп чыкканы, ишегалдында малайлар белән футбол уйнаганда ул типкән тупның өченче каттагы бер тәрәзәне челпәрәмә китергәне, үзеннән кечерәкләрне кыйнап елатуы һәм тагын әллә нәрсәләр!
Әтисе Марсельгә тизлеген үзгәртеп була торган велосипед алган. Ул аны авылга да алып кайткан. Әй мактанды инде шуның белән! Тизлеген егерме бер төрле итеп үзгәртеп була, имеш! Ә үзе ярышканда һаман иң артта кала. Су коенырга барганда да, якындагы үзәнлеккә җиләк җыярга чыккач та Ринат Марсельне озаклап көтеп тора иде. Үзе сер бирмәгән була:
— Сәпиттә тиз йөрү йөрәккә зыянлы. Әтием әйтте! — ди ул.
Ә беркөнне кич белән Ринат, Марсель һәм күрше малае Раил капка төбендә сөйләшеп утырдылар.
- Малайлар! Мин бер шәп «гипноз» беләм. Әйдәгез эшләп карыйбызмы? — диде Марсель.
Бөтен нәрсә белән дә кызыксынучан Раил шатланып риза булды:
— Әйдә! Ә ничек соң ул?
— Менә болай эшлибез: син тирән итеп илле тапкыр сула. Аннары, мин әйткәч, туктарсың, — диде Марсель.
Раилнең еш-еш сулыш алганын күзәткән Марсель кинәт аның күкрәгенә ике куллап басты...
Шуннан соң Раил берни дә хәтерләми. Төрткәли торгач кына уянып китте ул.
— Әй, ник уяттыгыз инде? Рәхәт иде бит!
— Ярый әле уяндың, — диде куркуыннан агарынган Ринат. — Үләсең дип торам.
— Бернәрсә дә булмый аңа, — диде Марсель. — Казанда бер малайга «гипноз» ясадык та директор бүлмәсенә кертеп җибәрдек. Директор үзен килеп кочаклаган малайны күреп хушсыз калган... Әйдә, Ринат, сиңа да ясыйбыз!
— Юк инде, — диде Ринат, калтыранган тавышын тыярга тырышып.
Гипнозлау тиз арада бөтен авыл малайларына таралды. Барысы да гипноздан соң «очып» йөреп чыктылар. Марсель алардан рәхәтләнеп көлде:
— Әй сез, йомшаклар! Ә мине гипнозлый алмадылар. Мин — көчле! — дип мактанды ул.
Ә беркөнне Рәшит:
— Әйдә, Марсель, сиңа да «гипноз» ясап карыйк әле. Көчлеме син, куркакмы, шуннан белербез, — диде.
Марсель ни дияргә белмәде. Тик куркак булып саналасы килмәгәнгә, ризалашты.
...Күкрәгенә Рәшит нык куллары белән каты итеп басуга, Марсель, күзләре ярым йомык килеш, кулларын канат сыман җилпеп, чайкала-чайкала китеп барды. Моны күргән авыл малайлары тәгәрәп көлде. Бары Ринат кына, нидер сизенеп, Марсель артыннан йөгерде. Кычкырып та карады, битләрен дә чәбәкләде: әмма Марсель уянмады.
— Егетләр, ярдәм итегез, Марсель үлә! — дип кычкырды агарынган Ринат.
Шикләнеп калган малайлар Марсельне селкеткәләргә керештеләр. Тик юкка: Марсель тирән йокыда иде. Иң ахырдан Рәшит, кулларын йодрыклап, аның ияк төбенә кундырды.
...Марсель елап уянды. Башта авыртудан еласа, аннары, үзенең хурлыкка калуын аңлап, ныграк үкси башлады.
— Менә сиңа «батыр»! — дип көлде Рәшит.
— Киттек, малайлар, рәхәтләнеп еласын! — диде Раил, мыскыллап.
Күз яшьләренә буылган Марсель янында бары Ринат кына калды. Шәһәр кунагы елаудан туктап тынычлангач, сүзсез торган Ринат көлеп җибәрде:
— Вәт шәп «гипноз» булды бу! Малайлар булышмаса, мәңге уянмаска да мөмкин идең! — диде.
Марсель дәшмәде. Үзенең хурлыгын юарлык сүзләр таба алмады...