НОВОСТИ

Очрашу ”Бүген бездә кунак бар”

Очрашу ”Бүген бездә кунак бар”

Кукмара үзәк китапханәсендә якташларыбыз галим-математик-геометр, физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Хак улы Сабитов, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстанның халык укытучысы Кәмәрия Зиннур кызы Хәмидуллина белән ”Бүген бездә кунак бар” дигән матур, эчтәлекле очрашу булды. Әлеге очрашуда “Салават күпере”, “Сөембикә” клубына йөрүче актив укучыларыбыз катнашты.
Килгән кунакларның һәрберсе бай, эчтәлекле чыгыш ясады,сорауларга җавап бирделәр. Иҗат Хак улы үзе һәм китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы аның матур шигырьләрен укыдылар.Шулай ук очрашу барышында электрон презинтация да күрсәтелде.