26 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә «Гомерендә – халкы язмышы, җырларда – халык моңнары» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде. Чарага Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиясенең 1б сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханәче Ләйсән Әхмәтова балаларга шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында сөйләде, презентация күрсәтте, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Чара ахырында балалар мультфильмнар карады һәм «Туган тел» җырын башкарды.