Кыюлык дәресе “Алар Ватан өчен көрәште”
Ядегер авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен “Алар Ватан өчен көрәште” дигән кыюлык дәресе үткәрде. Укучылар Бөек Ватан сугышы пионерлары, аларның батырлыклары, каһарман шәһәрләр турында күп белделәр, Моннан тыш, балалар матур итеп бизәлгән битләрдә Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарының фотосурәтләре белән хәбәрләр әзерләделәр, хәрби җырлар тыңладылар. Ә дәрес ахырында безгә тормышыбыз тыныч һәм бәхетле булсын өчен күпме кешене онытырга ярамавына нәтиҗә ясадылар.