Танып-белү сәгате: «Рус халкының йолалары һәм традицияләре»
14 апрель көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., “Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында”, «НАЗ» да ял итүче пенсионерлар өчен: «Рус халкының йолалары һәм традицияләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында Валентина Геннадиевна рус халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныштырды. Ял итүчеләр уеннарда актив катнаштылар.