Час толерантности «Дружба и братство – дороже богатства!»
Ош-Юмья авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен “Дуслык һәм туганлык - байлыктан кыйммәтрәк!” дип исемләнгән толерантлык сәгате үткәрде. "Толерантлык" сүзе нәрсә аңлатканын белгәч, укучылар әлеге төшенчәнең хәзерге заман кешесе тормышындагы әһәмияте турында үз фикерләрен әйттеләр. Шулай ук алар яхшылык һәм шәфкатьлелек турында шигырь тыңладылар, аннары толерантлык эмблемасы ясадылар.