НОВОСТИ

Әдәби сәгать “Яздан аерып булмый Тукайны”

22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар  белән кыскача таныштырып китте, Тукайның шигырьләрен укыды. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре укыдылар. Кичәдә электрон презинтация күрсәтелде. Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. 

Литературный час: “Тукай и весна неотделимы”

22 апреля библиотекарь центральной библиотеки Саттарова Л.Р., подготовила и провела литературный час, к 136 летию со дня рождения Г.Тукая: “Тукай и весна неотделимы. На мероприятие пригласили местных писателей творческого объединения «Салават купере» и учащихся 8 класса Большекукморской средней школы. В ходе вечера Лилия Раисовна, с помощью компьютерной презентапции познакомила с творчеством поэта, прозвучали стихи Г.Тукая в исполнении учащихся, местные писатели читали свои стихи, посвященные памяти поэта. Завершилось мероприятие совместным исполнением песни: «Родной язык».