С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова наркоманияне профилактикалау буенча «Чит хаталарны кабатлама» дигән әңгәмә-кисәтү үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга наркотиклар куллануның нәтиҗәләре, наркотик матдәләрне куллануда тарту алымнары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.