14 декабрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Гөрләвек» балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова экскурсия һәм «Мой родной язык, народной мудрости родник» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ул балаларга туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы турында сөйләде, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, китаплар белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмаклар чиште, халык уеннары уйнады.