НОВОСТИ

Сигезенче "Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

24 август көнне Күкшел мәдәният йортында Сигезенче "Мәчкәрә укулары" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Әлеге конференция районыбызда уза торган мөһим чараларның берсе. Чара уңаеннан Күкшел авылы китапханәсендә Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан "Мәгърифәт мәркәзе - Мәчкәрә", "Пәйгамбәр күрсәтмәләре - безгә маяклы юл" дигән китап күргәзмәләре оештырылды. Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар, Милли китапханәнең сирәк китаплар бүлеге фондында булган иске имля белән язылган Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә багышланган китаплар белән таныштылар. Әлеге чарада якташларыбыз, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, тарихчы-галим, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов чыгыш ясадылар.

24 августа в Кошкинском СДК состоялась 8-ая межрегиональная научно-практическая конференция "Мәчкәрә укулары". Эта конференция является одним из важнейших мероприятий, проводимых в нашем районе. В Кошкинской сельской библиотеке сотрудниками Кукморской центральной библиотеки были организованы книжные выставки «Мәгърифәт мәркәзе - Мәчкәрә», «Пәйгамбәр күрсәтмәләре - безгә маяклы юл». В мероприятии приняли участие заместитель директора по научной и методической работе Национальной библиотеки Республики Татарстан Ирек Хадиев, ученый-историк, старший научный сотрудник Института истории им. Ш.Марджани - Айдар Гайнутдинов.
2025-08-25 13:26