Түгәрәк өстәл
2 декабрь көнне Үзәк китапханәдә инвалидлар көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлдә Җамалиева С. В. (ОСЗМТЗ һәм ТРТ башлыгы), Төхбәтуллина М. Г. (УПФР идарәсе башлыгы), Димитриев Р. П. (баш табиб урынбасары), Әхмәтшина А. Г. (Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары) чыгыш ясадылар. Катнашучылар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.