«Китапханәдә Лермонтов укулары»
Ядегәр авылы китапханәчесе кече сыйныф укучылары өчен “Үз вакытының герое” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул укучыларга шагыйрьнең төрле яклы талантлы кеше, рәссам һәм шагыйрь буларак, әле яхшы музыкант булуын, математиканы яратуын турында сөйләде. Чарада «Белеет парус одинокий», «Утес», «Бородино» шигырьләре яңгырады.