Бүген «Салават күпере» балалар бакчасының урта төркеме нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Закирова Фирдания балалар өчен «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Алар китапханәнең ни өчен кирәк булуын, ничек язылырга мөмкин икәнлеген белде, нинди китаплар яшәгәнен күрде, китап һәм китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән танышты, китаплар, журналлар карады .