НОВОСТИ

Фольклор бәйрәме: “Кайта Нәүрүз, кайта яз!”

21 нче март көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Үзәк китапханәдә “Сөембикә” берләшмәсенә йөрүчеләр өчен, “Кайта Нәүрүз, кайта яз!”, дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрде. Бәйрәм Нәүрүз көненең тарихын искә төшерү белән башланды. Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикә булды. Ул матур теләкләр теләде, кунаклар өчен татар халкының “Чума урдәк,чума каз” уенын уйнатты. Кыш бабайның килүе бәйрәмгә ямь өстәде. Ял итүчеләр җырга, уеннарга осталыкларын күрсәттеләр, теләкләр теләделәр. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә ял итүчеләр белән бергә күңел ачтылар.

Бәйрәмнең гореф-гадәтләре буенча, кунаклар коймак һәм йомырка белән сыйландылар.

Фольклорный праздник: «Весна идет, Навруз идет»

21 марта отмечают Навруз, праздник Весны и Солнца, Дня весеннего равноденствия и начала Нового земледельческого года. Библиотекарь читального зала Салимова Таскира Харисовна к этой дате, для участниц клуба «Сююмбика», провела Фольклорный праздник: «Весна идет, Навруз идет». Таскира Харисовна в увлекательной форме рассказала об истории и особенностях проведения Науруз-байрам, о национальных блюдах, которые принято готовить к этому празднику.