7 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Мәмәшир урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова китапханә буйлап экскурсия һәм «Мы помним своих героев» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларга югары исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган сугышчыларның А.Суворов, М. Кутузов, Ф. Ушаков һәм башка бик күп геройлар үлемсез батырлыклары турында сөйләде.