НОВОСТИ

Экологический час: «Будем вместе с природой.»

26 июня библиотекарь читального зала Салимова Т.Х., для участниц женского клуба «Сөембимкә», провела экологический час на природе: «Будем вместе с природой.». Наш край богат целебными родниками все они необычны и уникальны. О многообразии и свойствах родников, их видах, легендах, которые слагают о них местные жители обо всем этом рассказала ведущая мероприятия, также участники прочитали стихи местных поэтов о родниках.

26 июнь көнне Ворошилов җирле үзидарә территориясендә,”Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Табигать белән бергә булыйк” дигән экологик сәгать үткәрелде.
Китапханәче Сәлимова Т.Х., саф сулы чишмәләрнең, урманнарның тормышыбыздагы бәяләп бетергесез байлык, зур хәзинә булуы турында сөйләп үтте.
Әлеге очрашуда татар шагыйрьләренең, шагыйрәләренең, якташ язучыларыбызның шигырьләре укылды,җырлар башкарылды.Чарада катнашучылар шагыйрә С.Әхмәтҗанова, Г.Батталова, К.Булатова, Л.Садриева, К.Харрасова шигырьләрен, якташ язучылардан Р.Мостафин, Н.Сәгъдиева шигырьләрен укыдылар.
Моңлы җырчыбыз Әлфинур Юныс кызы, челтерәп аккан чишмә янында, Марсель Иванов көе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат ителгән “Чишмәләрдә керләр чайкыйм” дигән җырны башкарды. Соңыннан чишмәнең тәмле, шифа бирә торган суын эчтеләр.
Әлеге чара табигатьтә күңелле,файдалы үтте.
2026-06-29 15:18