Яшьләр белән диспут: «Терроризм тынычлык афәте»
2 сентябрьдә хезмәт күрсәтү бүлегенең баш китапханәчесе Гарипова Л. Д., 4 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган: «Терроризм тынычлык афәте» диспутын үткәрде. Укучыларга "террорчылык" төшенчәсен билгеләү, бөтен кешелеккә террорчылыкның нинди куркыныч тудыруы, соңгы унъеллыкның зур террактлары турында сөйләделәр. Укучылар 2004 елның сентябрендә Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар елъязмасын тыңладылар. Чара ахырында Лилия Дамир кызы «Бөтен дөнья террорчылыкка каршы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.