НОВОСТИ

Тематик сәгать: “Татар халкының милли йолалары”

7 нче апрель көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., 2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, “Татар халкынын милли бәйрәмнәре” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчан, җанлырак итүгә, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һ.б.ны көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.
Чара барышында ял итүчеләр татар халкының милли бәйрәмнәренең тарихы белән таныштылар, милли бәйрәмнәрнең әһәмияте турында  Төрле уеннар уйнадылар..Әлеге чара күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте.
Кичәнең икенче өлешендә өлкәннәр үзләре уйнап үскән, “Йөзек салыш”, “Тукмаклы”, “Капкалы”, “Ачык авыз” уеннарын уйнады, уен җәзасы буларак мәкальләр, тизәйткечләр, әдәби әсәрләр буенча сораулар, кызыклы “җәзалар” бирелде. Бирелгән сүздән яңа сүзләр уйлап, “Көйне таны” уенында татар халык җырларын таныдык. Кичә бик күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте.

Тематический час: “Обычаи и традиции татарского народа”


7 апреля библиотекарь читального зала Салимова Т.Х., для отдыхающих пенсионеров в АНО ЦСП “Наз”, в рамках Года культурного наследия народов России, провела тематический час: “Обычаи и традиции татарского народа”.
Отдыхающие с удовольствием вспомнили традиции празднования этих праздников в их семье.
Встреча продолжилась играми “Колечко”, “Ворота” и др.