НОВОСТИ

Семейный праздник «Рукотворное чудо»

В рамках проекта Фонда президентских грантов «Шаг на встречу» библиотекари центральной детской библиотеки имени С.В.Михалкова Ахметова Лейсан и Закирова Фирдания для детей и их родителей провели заключительное мероприятие - семейный праздник «Рукотворное чудо». В ходе мероприятия они узнали о значении слов «семья», «семейные традиции» и о значении семьи в жизни каждого человека, с большим интересом приняли участие в конкурсах и играх: «Народная мудрость гласит», «Передай сердечко», «Паровозик», «Кто это?», «Кто входит в семью», «Ворчалки», «По кирпичику», танцевали под веселую музыку, построили из предложенных слов-кирпичиков дом своей мечты. У каждого человека должен быть дом, где его ждут, любят, где человеку тепло и уютно. К мероприятию была оформлена выставка, где были представлены творческие работы ребят: поделки, рисунки. Украшением праздника стало выступление учащихся театрального отделения школы искусств (руководитель: Хабибуллина Дания Расиховна). Юные артисты показали литературно-музыкальную композицию по стихам детских поэтов. Яркое, эмоциональное выступление ребят очень понравилось гостям библиотеки.
Радость на лицах, горящие глаза, счастливые улыбки детей, довольный взгляд родителей стало подтверждением успешной реализации проекта. Активным участникам проекта были вручены дипломы.

Президент грантлары фонды проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Ләйсән Әхмәтова һәм Фирдания Закирова әти – әниләр һәм аларның балалары өчен йомгаклау чарасы - «Балалар тудырган могҗиза» дигән гаилә бәйрәме үткәрде. Чара барышында укучылар «гаилә», «гаилә традицияләре» һәм һәр кешенең тормышында гаиләнең әһәмияте турында белде, конкурсларда һәм уеннарда катнашты, күңелле музыкага биеде, сүз-кирпечләрдән үз хыялларындагы йортны төзеде. Һәр кешенең җылы һәм уңайлы үз йорты, кадерле кешеләре булырга тиеш. Күргәзмәдә балаларның иҗаты- кул эшләре, рәсемнәр тәкъдим ителде. Бәйрәмнең бизәге - Хәбибуллина Дания Расих кызы җитәкчелегендәге сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучыларының чыгышы булды.
Яшь артистлар балалар шагыйрьләренең шигырьләре буенча әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Балаларның якты, эмоциональ чыгышы китапханә кунакларына бик ошады.
Йөзләрендәге шатлык, очкынланган күзләр, балаларның бәхетле елмаюлары, ата-аналарның канәгать карашы проектның уңышлы тормышка ашырылуын раслады. Проектта актив катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

#ФондПрезидентскихГрантов
#ПобедителиВторогоКонкурса2023
#ПрезидентскиеГранты
#АНОСКЦБиблиоСвет
#ШагНаВстречу
#ПредоставлениеГрантов
#ЦентральнаяДетскаяБиблиотекаимениСВМихалкова
2024-05-23 10:14