Кукмара үзәк китапханәсенә «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. күзәтү экскурсиясе үткәрде, үз кызыксынулары буенча теләсә нинди китапны кайда сайларга, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр белән танышырга мөмкин булуы турында сөйләде, китапханә тарафыннан бирелә торган периодик басмалар белән таныштырды. Аннары очрашу конференц залда дәвам итте, анда Саттарова Л.Р. "21 февраль - Халыкара Туган тел көне"дигән компьютер презентациясе белән әдәби сәгать үткәрде. Чара 3Д форматында фильм карау белән тәмамланды