Әдәби сәгать: «Разил Вәлиев - Бәхетле әдип»
20 гыйнвар көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге «НАЗ»да ял итүче пенсионерлар өчен «Разил Вәлиев - бәхетле әдип» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ял итүчеләр язучының биографиясе һәм иҗаты турында мәгълүмат тыңладылар, Р.Вәлиевнең әсәрләреннән һәм шигырьләреннән өзекләр укыдылар. Чара язучының 75 еллыгына багышланды.