15 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Каенкай» балалар бакчасы белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан «Имя твое словно песня осталась…..» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде. Иң элек китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия үткәрде. Конкурста мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Фирдания Фирдинантовна балаларга шагыйрьнең концлагерьдә узган тормышы хакында сөйләде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.