9 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 7а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Спиртлы эчемлекләргә юл юк» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга алкоголь, сыра, энергетик эчемлекләр куллануның зыяны һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар “Сез беләсезме?" исеме астында викторина сорауларына җавап бирде, видеоролик карады. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.