22 ноябрь көнне Фасиль Әхмәтов исемендәге Кәркәвеч башлангыч сыйныф укучылары С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Фирдания Закирова экскурсия һәм «Радуга профессий» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар презентацияне карады, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.