20 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 8а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Начарлыкка гадәтләнмә!» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, тәмәке тартуның, алкоголизмның, наркоманиянең яшүсмер организмына тискәре йогынтысы турында сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.