10 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова өчен Бөтендөнья китлар көненә багышланган «Могучие властители морей» дип исемләнгән экология дәресе үткәрде. Балалар планетада иң зур хайваннарның берсе, китларның төрлелеге турында кызыклы фактлар белде. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Соңыннан балалар китлар турында тест сорауларына җавап бирде, клип карады һәм китаплар белән танышты.