28 гыйнвар көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 6б сыйныф укучылары өчен, китапханәче Нурия Гайнетдинова Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Холокост - память поколений» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга Бөек Ватан сугышы елларында фашизмның күп санлы корбаннары, үлем лагерьларында күпләп юк ителгән яһүд халкы турында мәгълүмат бирде. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.