"Минем һөнәрем - минем киләчәгем" әңгәмәсе
Түбән Комар авылы китапханәсендә “Минем һөнәрем - минем киләчәгем” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Максат: укучыларны уен формасында хезмәт предметлары буенча һөнәрләр классификациясе белән таныштыру, һөнәр турында мәгълүмат киңлеге булдыру, төрле эшчәнлек төрләренә кызыксыну уяту, һөнәри киләчәге турында уйлану. Китапханәче без сайлаган һөнәрнең хезмәт базарында ихтыяҗга туры килергә тиешлеге, кеше өчен кызыклы булырга, аның мәнфәгатьләренә һәм мөмкинлекләренә җавап бирергә тиешлеге турында сөйләп узды. Әңгәмә барышында иң "популяр" белгечләрнең, төзелеш белән бәйле эшче белгечлекләр, инженерлар, табиблар, медсестралар, укытучылар һөнәрләре турындагы белешмә яңгырады.