3 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә – көч» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына кылган батырлыклары белән таныштырды. Чара видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.