25 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Аларның исемнәрен хәтерлә» дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Анда А.М.Булатов исемендәге күппрофильлле лицейның 3в сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Алар яшь геройларның тылда, партизаннар отрядларында һәм сугышта булган батырлыклары турында зур игътибар белән тыңлады. Чара ахырында катнашучылар сугышта һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук укучылар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбияты тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык балаларга Георгий тасмалары таратылды.
# ВсероссийскаяакцияГеоргиевская ленточка