НОВОСТИ

Картая мени соң йөрәк... (аралашу кичәсе )

5 нче октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубының “Картая мени соң йөрәк..” дигән аралашу кичәсе үтте. Әлеге утырыш октябрь башында билгеләп үтелә торган матур бәйрәм, өлкәннәр көненә багышланды.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны өлкәннәр көне белән котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Өлкәннәрне бераз белемнәрен тикшереп карау өчен ребуслар чиштеләр, табышмакларга, сорауларга җаваплар бирделәр, пазл төзеделәр. Шулай ук, тормышта була торган төрле ситуациялардан чыгу юллары, балалар, оныклар тәрбияләүдә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Гармун моңнарына кушылып җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.