24 март көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә китапханәчесе Нурия Гайнетдинова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 6б сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья су көненә багышланган «Капля воды – крупица золота» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга электрон презентация ярдәмендә бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, суның әһәмияте турында белде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара мультфильм карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.