"Кызыл тасма" акциясе
Халыкара СПИД ка каршы көрәш көнендә Туенбаш авылы китапханәчесе "Кызыл тасма" акциясе үткәрде. Көн дәвамында китапханәче «ВИЧ нәрсә ул?», «СПИД - ХХ гасыр чумасы» кебек яшь төркемнәре укучылары белән мини-әңгәмәләр үткәрде. Әңгәмәдә катнашучылар СПИД һәм аның профилактикасы турында белделәр; ВИЧ-инфекциялеләрнең хокуклары бармы; әгәр "юк" дип әйтергә кирәк булса, ситуациядән ничек чыгу юллары ачыкланды.