НОВОСТИ

Тематический час: “Орчык өмәсе”

Тематик сәгать: “Орчык өмәсе”

16 август көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, “Орчык өмәсе” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче әлеге чараның тарихы белән таныштырып үтте. Өмә барышында ял итүчеләр йон яздылар, йон эрләделәр, йомгак чорнадылар, бәйләделәр. Әлеге чара уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды. Аягына чабата киеп “чабата” биюен башкаручы Тәнзилә апага тиңнәр табылмады. Биредә дәваланучы Тимерхан абый гармунда уйнап, татар халык җырларын башкарды. Татар халык мәкальләре, табышмаклары белән дә таныштылар. Әлеге эшләр тәмамлангач, өмәчеләр тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Тематический час: “Орчык өмәсе”

16 августа библиотекарь читального зала Салимова Т.Х. провела тематический час “Орчык өмәсе”, для пенсионеров, отдыхающих в Центре социальной поддержки «НАЗ», в рамках Года национальных культур и традиций. Библиотекарь познакомила с историей этого мероприятия. В ходе мероприятия отдыхающие записали йон, растоптали, подвязали, связали. Мероприятие сопровождалось играми, песнями, танцами. Танзила ханым исполнила танца «Чабата». Тимерхан абый сыграл на гармони и исполнил татарские народные песни.

28 человек