Инглиз теле буенча утырыш
Әсән - Елга модель авыл китапханәсендә “Мин нишли беләм?” дигән темага инглиз теле буенча егерме өченче утырыш узды. Ул “Good morning, good morning” шигыренең сәламләве һәм кабатлануы белән башланып китте. Көн сурәте төшерелгән рәсемнәр (иртә, көн, кич, төн) кулланып, һава торышы турында сөйләштек. Сәламләүдән соң авазлар әйтелешендә фонетик корылма ясаганнар: [d], [f], [ɛ]. “Мин нишли беләм?” дигән темага презентация ярдәмендә лекция материалын кабатладылар. Зарядка ясап "I am a girl/boy" конструкцияләрен кулланырга өйрәнделәр, балалар белән "Clap your hands" җырының аудиоязмасын тыңладылар, җыр сүзләренә туры килә торган катлаулы булмаган хәрәкәтләрне башкардылар. Дәрес ахырында балалар алфавитины кабатладылар, кечкенә өй эше алдылар.