21 февраль көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Чулпан» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен китапханәче Фирдания Закирова «Иң татлы тел, туган тел» дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрде. Ул балаларны туган тел көне тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Соңыннан балалар милли киемнәрдә рус, татар һәм удмурт телләрендә шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде, «Туган тел» бию флешмобын күрсәтте. Чара «Мин яратам сине Татарстан» видеоролигын карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.