21 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә, Почкучук урта мәктәбенең 4-5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова, фән һәм технологияләр елына багышланган, китапханә буйлап экскурсия һәм “Великие изобретатели и открытия” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Балалар техник уйлап табулар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясады, Россиянең иң танылган уйлап табучылары турында белде, уйлап табулар тарихы белән танышты. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.