3 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова «Увлекательно об этике» уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны этикетның төп кагыйдәләре белән таныштырды: дөрес итеп сәламләргә, өстәл артында, театрда, китапханәдә, җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга. Балалар викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.