15 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең 2б сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова «Этика бездә кунакта» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул балаларны «этикет» төшенчәсе белән таныштырды, аның барлыкка килүе, этикет кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар «Этикет турында сөйләшик» дигән викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.