8 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Зур Сәрдек авылы К.Ф. Шакиров исемендәге гимназиясенең 5 сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова китапханә белән таныштырды һәм Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройларның даны белән горурланабыз» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде. Укучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы, Ватан бүләкләре белән танышты, 1812 елгы геройлары турында белде. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.