23 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 3нче мәктәпнең 3в сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова китапханә белән таныштырды һәм «Табигать-синең йортың һәм син анда яшисең» дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Балалар табигать, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында төрле сорауларга җавап бирде, үзләренең белемнәрен тикшерде, табышмакларга җавап бирде, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Чара китапларга күзәтү һәм табигать турында видеоклип карау белән тәмамланды.