НОВОСТИ

Тематический час: “Великий татарский певец - Рашит Вагапов”

Тематический час: “Великий татарский певец - Рашит Вагапов”

15 ноября, для отдыхающих пенсионеров АНО «ЦСП «НАЗ», библиотекарь читального зала Салимова Т.Х. провела тематический час: “Великий татарский певец - Рашит Вагапов”, (к 115-летию со дня рождения певца).
В ходе мероприятия Таскира Харисовна, с помощью компьютерной презентации, рассказала о творческом и жизненном пути певца. Отдыхающие прослушали отрывки из книги руководителя фонда татарской культуры им. Р.Вагапова Рифата Фаттахова “Рашит Вагапов”, принимающий лечение Ильгамов Харис исполнил на баяне песни «Нурия», «Умырзая» из репертуара певца, погрузив отдыхающих в мир музыки.

Тематик сәгать “Бөек татар җырчысы - Рәшит Ваһапов”

15 ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, бөек татар җырчысы, ТАССР ның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган “Бөек татар җырчысы - Рәшит Ваһапов” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче, компьютер презентациясе ярдәмендә, җырчының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында, ял итүчеләр Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фаттовның “Рәшит Ваһапов” дигән китабыннан өзекләр тыңладылар. Р.ВаҺапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь башкаручылар бәйгесе нәтиҗәләре белән танышып үттеләр. Биредә дәваланучы Ильгамов Харис җырчы Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Нурия”, “Умырзая” көйләрен гармунда уйнады, калган ял итүчеләр гармунга кушылып матур итеп җырларны башкардылар.