НОВОСТИ

Әдәби-музыкаль кичә: “Тукай – халык шагыйре”

26 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан , “Тукай – халык шагыйре” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге чарада Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 10нчы һәм 7нче сыйныф укучылары, Г.Тукай иҗатын яратучы балалар, әдәбият, сәнгать, шигърият яратучы райондашларыбыз, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе катнашты.

Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре белән таныштырдылар. Шәһәребезнең музыка мәктәбеннән килгән укытучылар Дамир Фарилович, Алия Миннерашитовна, Элмира Габдрашитовна үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Литературно-музыкальный вечер: “Тукай – народный поэт”

26 апреля библиотекарь центральной библиотеки Саттарова Л.Р. подготовила и провела к 138-летию со дня рождения Г.Тукая литературный час: «Г.Тукай – народный поэт". На мероприятие пригласили местных писателей творческого объединения «Салават купере», учащихся 7-х и10 классов гимназии №1 им. Ч.Т. Айтматова и любителей творчества поэта. В ходе вечера Лилия Раисовна познакомила с творчеством поэта, прозвучали стихи Г.Тукая в исполнении учащихся, местные писатели читали свои стихи, посвященные памяти поэта. Преподаватели музыкальной школы города Дамир Фарилович, Алия Миннерашитовна, Эльмира Габдрашитовна выступили с музыкальными номерами. Мероприятие сопровождалось электронной презентацией. Завершилось мероприятие совместным исполнением песни: «Родной язык».