НОВОСТИ

Искә алу кичәсе: “Күктән төшкән егет”

25 нче гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Күктән төшкән егет” дигән якташыбыз, язучы, актёр, сценарист, шагыйрь,          радиожурналист, нәшир Заһид Мәхмүдине искә алу кичәсе булып үтте. Әлеге кичәгә Заһид Мәхмүдине якыннан белгән, яки бераз булса да таныш булган, аның турында истәлекләре, хәтирәләре белән уртаклашырга теләгән, аны хөрмәт иткән, аның иҗатын яраткан кешеләр килгән иде.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы килгән кунакларны Заһид Мәхмүдинең тормыш юлы белән кыскача таныштырды. Аннан соң сү Заһид әфәнденең тормыш иптәше Рашидә ханымга һәм кызы Зөһрәгә бирелде. Алар Заһид Мәхмүдинең нинди гаилә башлыгы, нинди әти булуы турында сөйләделәр, аның башкарган эшләре, киләчәккә корган планнары белән уртаклаштылар.
Кичәгә килгән һәркем Заһид Мәхмүди турында үзләренең җылы хисләре, хәтирәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук музыка мәктәбе укытучысы Рафиков Дамир Фарилович һәм аның укучысы башкаруындагы баян моңнары, Әлфинур Юнысова башкаруындагы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде. Заһид Мәхмүди турында электрон презинтация күрсәтелде. Килгән кунакларга Заһид Мәхмүди тепографиясендә басылучы газеталар бүләк ителде. Искә алу кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.

Вечер памяти писателя-земляка З.Махмуди

25 января в Кукморской Центральной библиотеке прошел вечер памяти нашего земляка, писателя, актера, сценариста, поэта, радиожурналиста, издателя Загида Махмуди:"Парень, упавший с неба". В тесном кругу собрались его родственники, друзья и почитатели таланта, чтобы отдать дань памяти писателю и еще раз соприкоснуться с живительной силой стихов и прозы З.Махмуди. Ведущая вечера Саттарова Л.Р. кратко познакомила гостей с жизнью и творчеством писателя. Затем слово передали супруге Рашиде ханум и дочере Зухре. Они рассказали о там, каким он был мужем и отцом. Каждый кто пришел на вечер, поделился своими теплыми воспоминаниями. Украшением вечера стали выступление учителя музыкальной школы Рафикова Д.Ф. и его ученика, песни в исполнении Альфинур Юнусовой.