8 февраль - яшь герой-антифашистны искә алу көне
8 февраль - яшь герой-антифашистны искә алу көне. Бу көнне тыныч вакытта гына түгел, Бөек Ватан сугышы елларында да дөнья өчен көрәшкән балаларны искә алалар. Лельвиж авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Балалар - геройлар"дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Китапханә хезмәткәре Эльмира Дамировна балаларга Лёня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик батырлыклары буыннар хәтерендә калырлык башка пионерлар турында сөйләде.