НОВОСТИ

Беседа: ”Учитель - гордое имя"

Беседа: ”Учитель - гордое имя"

2023 год объявлен в России Годом учителей и наставников. В связи с этим 25 октября библиотекарь читального зала Салимова Т.Х., для отдыхающих пенсионеров в центре социальной помощи семье и детям “НАЗ”, провела беседу “Учитель-гордое имя”. Она отметила ценность труда библиотекаря, учителя. В ходе беседы отдыхающие ознакомились с трудами нашего земляка доктора филологических наук Фоата Галимуллина, ученой, поэтессы, наставницы - Рифы Рахман, доктора педагогических наук, заслуженного учителя республики - Чулпан Харисовой. Отдыхающие слушали стихи Ф. Яруллина, К. Булатовой, С. Ахметзяновой, нашей землячки Г. Галиевой. С большим уважением вспоминали своих первых учителей.

Әңгәмә “Укытучы - горур исем”

2023 нче ел - Россия буенча укытучылар һәм остазлар елы булып билгеләнде. Шул уңайдан 25 октябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, “Укытучы - горур исем” дигән әңгәмә үткәрде. Китапханәче, укытучы хезмәтенең кыйммәте турында әйтеп үтте. Татар әдәбиятында укытучылар хезмәтенә багышланган әсәрләр белән таныштырып үтте. Ә ңгәмә барышында ял итүчеләр якташыбыз филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, галимә, шагыйрә, остаз Рифә Рахман, педагогика фәннәре докторы, республиканың атказанган укытучысы Чулпан Харисова хезмәтләре белән дә танышып үттеләр. Ял итүчеләр Ф.Яруллин, К.Булатова, С.Әхмәтҗанова, якташыбыз Г.Галиева шигырьләрен тыңладылар. Узләренең беренче укытучыларын зур хөрмәт белән искә алдылар. Биредә ял итүче, гомерләрен укытучылык хезмәтенә багышлаган Ахмадеева Римма, Газизова Әлфинур, Мулюкова Кадрия, үзләренең мәктәп елларындагы хатирәләрен искә алып үттеләр. Газизов Газинур шагыйрь Фәнис Яруллинның укытучыларга багышланган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җырының көен гармунда уйнады, башкалар кушылып җырлады.