С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары Космонавтика көненә багышланган «Космик пейзаж» дип исемләнгән картина - аппликация ясады. Алар киләчәк эшнең эскизын үзләре уйлап тапкан, фантазия һәм хезмәт сөючәнлек күрсәтеп эшләде. Кул астындагы материаллар: төсле кәгазь, клей, кайчы иде. Картина матур килеп чыкты. Балалар үз эшләреннән канәгать калды.