НОВОСТИ

Победители проекта "Культурный дневник школьника"

Дорогие ребята! Уважаемые родители!

Министерством культуры Республики Татарстан с 2014 года реализуется республиканский культурно-образовательный проект «Культурный дневник школьника» для учащихся 1-4 классов. Ребята в течение всего учебного года совместно с родителями, педагогами посещали учреждения культуры, достопримечательности не только города, но и республики, оформляли страницы дневника, выполняли предложенные задания и заодно делали записи о прочитанных книгах, о посещениях музеев, театров, библиотек и других учреждений культуры. Библиотеки Кукморской ЦБС активно проводили мероприятия в рамках этого проекта, как в библиотеках, так и в учебных заведениях, организовывали виртуальные экскурсии в Казань, Елабугу, Булгар, Свияжск, знакомили с творчеством татарстанских писателей, художников, музыкантов. 5 мая в Кукморской детской библиотеке им.С.В.Михалкова были подведены итоги республиканского культурно-образовательного проекта «Культурный дневник школьника». Поздравляем ребят-победителей проекта «Культурный дневник школьника»!
Рахимов Рушан – 1 класс, МБОУ«Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова».
Аглямова Азалия – 2 класс, МБОУ «СОШ села Нижний Искубаш”.
Хасанов Рушат - 3 класс, МБОУ “Байлянгарская средняя школа”.
Фатхрахманова Зиля – 4 класс, филиал МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова» в с.Копки.
Победители культурно-образовательного проекта будут награждаться в Казанском цирке в День защиты детей- 1 июня 2023 года.

Кадерле балалар! Хөрмәтле әти-әниләр!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2014 елдан 1-4 нче сыйныф укучылары өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-мәгариф проектын гамәлгә ашыра. Уку елы дәвамында балалар ата-аналар, педагоглар белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә, шәһәрнең генә түгел, республиканың истәлекле урыннарында булдылар, көндәлек битләрен рәсмиләштерделәр, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр һәм укып чыккан китаплар турында язмалар ясадылар, музейларга, театрларга, китапханәләргә һәм башка мәдәният учреждениеләренә барудан алган хисләре турында яздылар. Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчеләре әлеге проект кысаларында актив чаралар үткәрделәр, китапханәләрдә дә, уку йортларында да, Казанга, Алабугага, Болгарга, Зөягә виртуаль экскурсияләр оештырдылар, Татарстан язучылары, рәссамнары, музыкантлары иҗаты белән таныштырдылар. 5 майда С.В.Михалков исемендәге Кукмара балалар китапханәсендә “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-мәгариф проектына йомгак ясалды.
“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләрен котлыйбыз!
Рәхимов Рушан - «Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия»нең 1 сыйныф укучысы;
Әгъләмова Азалия - “Түбән Өскеш урта мәктәбе”нең 2 сыйныф укучысы
Хәсәнов Рушат - “Байлангар урта мәктәбе”нең 3 сыйныф укучысы.
Фәтхрахманова Зилә – “К. Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылындагы филиалы”ның 4 сыйныф укучысы.
Мәдәни-мәгариф проектында җиңүчеләр балаларны яклау көнендә - 2023 елның 1 июнендә Казан циркы бинасында бүләкләнәчәк.